Татарстанның атказанган артисты Нурзадәне халык сагынган. Ел ярым тәнәфестән соң Кариев театрында куйган концертына күпләргә билетлар да җитми калган. Бу хакта җырчы «Интертат»ка үзе сөйләде.
«Минем быел концерт куярга исәбемдә дә юк иде. Юбилеем җитә, шул вакытта гына куярмын, дип уйлаган идем. Карыйм, хәйран гына зур тәнәфес килеп чыга икән. Тиз генә уйлаштык та: «Программам әзер, яңа җырларым күп, әйдәгез, егетләр, концерт оештырабыз», – дидем егетләремә. Олы залларны алдан алып куярга кирәк булу сәбәпле...