«Шаян ТВ» каналының социаль челтәрдәге «Килде-китте шоу» тапшыруында Татарстанның халык артисты Раяз Фасыйхов кунак булган. Ул тапшыруның алып баручысы Айгөл Борханованың сорауларына җавап бирде.
– Бер интервьюда сез «10-15 елдан соң үзегезне ничек күрәсез» дигән сорауга болай дип җавап биргәнсең: «Музыканың минем тормышымда акча эшләүнең бердәнбер ысулы булуын теләмим. Акча эшләр өчен банкетлар һәм корпоратив кичәләрдә йөрисем килми. Елга бер тапкыр сольный концерт биреп, ул – вакыйга булсын, һәм тамашачылар аны көтеп алсын иде».