Көнчелек нигезендә кабынып киткән ачуланышу вакытында сөяркәсен үтергән «әфәнде»не 8 елга катгый режимлы колониягә хөкем иттеләр. Аны «Үтерү» турындагы җинаять маддәсе буенча гаепле дип таптылар. Бу хакта мәгълүматны шәһәр суды сайтындагы картотекада да чыгардылар.
Эш материаллары буенча, фаҗига Чаллының яңа өлешендәге фатирларның берсендә булган. Анда компания – ир-ат белән бергә яшәүче хатын һәм аларның дусты кәеф-сафа корганнар. Соңрак утырышта соңгысы сөйләгәнчә, табын вакытында пар мөнәсәбәтләрне ачыклый башлый...