Организмыгызны психоз һәм циррозга кадәр китереп җиткермәгез
РКНД баш табибының медицина буенча урынбасары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатр-наркологы Резеда Хаева сөйләгәнчә, күпләр Яңа елны декабрь уртасыннан ук, корпоративлар чоры башлангач ук билгеләп үтә башлый.
– Бәйлелеге булганнар 1-2 көн белән генә чикләнмиләр, Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр озакка сузылган эчкечелеккә китәләр. Нәтиҗәдә, гыйнвар каникулларында бездә һәрвакыт мөрәҗәгатьләр саны арта...