«Мөселман өчен хиҗрә буенча Яңа ел – бары тик дата гына»
– Рөстәм хәзрәт, мөселман Яңа елы кайчан башлана?
– Без елларның төрлечә исәпләнүен аңларга тиеш. Исламда ел Һиҗри календарь буенча бара. Ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) Мәккәдән Мәдинәгә күченү көненнән алып барыла. Шуннан бирле 1446 ел узган. Дөньяви җәмгыятьтә кулланылган Григориан календарендә Христос Раштуасыннан хисап алып барыла. 2024 ел элек Гайсә пәйгамбәр туган. Рим, яһүд, кытай календарьлары бар, ә мөселманнарда – Ай календаре.