23 декабрьдә Башкортстанның Балтач районындагы Ташлы Елга авылы янында мәктәп автобусы бензовозга бәрелә. Автобуста 17 бала була. Бу турыда «Башинформ» язды.
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, 3 бала һәм 3 өлкән кеше имгәнгән, аларны хастаханәгә озатканнар.
«Бензовоз йөртүче зыян күрмәгән. Башка балаларны ата-аналары алып китте», – дигәннәр ведомствода.
27 декабрьдә «Башинформ» хәбәр иткәнчә, зыян күрүчеләр – автобус йөртүче өлкән яшьтәге ир-ат...