Җырчы һәм яшь әни Алия Төхвәтуллина (Карачурина) соңгы вакытта бер-бер артлы яңа җырлар чыгара. Дөресрәге, яңа һәм яңартылган җырларын тәкъдим итә. Шул ук вакытта ул булачак концертына да әзерләнә.
Соңгы бер атна дәвамында диярлек җырчы иҗади яңалыклары белән сөендерә. Башта «Яратырсыңмы?» дип исемләнгән җырның премьерасы булды. «Ничек сезгә?» – дип сораган ул язылучыларыннан. Бу җырга карата бик күп «йөрәкләр» һәм «утлар» килгән, җырчының тавышына сокланучылар бар.
Ә кайберәүләр аның тавышын Гүзәл Уразованыкына охшата.