Юморист Рамил Шәрапов хатыны белән шаярып алырга булган. Кайчандыр эшләмәгән эшен, дистә елдан соң, шаяртып булса да чынга ашырырга уйлаган артист.
«Земфира (артистның хатыны) белән чәй эчеп утырабыз. Искә төште бит, өйләнер алдыннан мин Красопеткага тәкъдим ясамаганмын. Инде 11 ел яшибез, гел искә төшерә. Минем ишеләр бармы?» – дип язган ул кызык видео астына.
Комментарийларда күпчелек гүзәл затлар тәкъдим ясап тормауларын белдергән, ә кайберләре аптырап тормаган, тәкъдим ясауны да үз кулларына алган.