Иҗади гаилә Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисова социаль челтәрләрдә Хәния Фәрхи репертуарыннан «Күрәсем килгән иде» җырын тәкъдим итте.
Җырның сүзләре Шәмсия Җиһангированыкы, ә көе Ганс Сәйфуллинныкы.
«Минем сине, минем сине
Күрәсем килгән иде.
«Хәлең ничек, хәлең ничек?» –
Диясем килгән иде.
Күзләреңне, күзләреңне
Үбәсем килгән иде.
«Онытмадым, онытмадым», –
Диясем килгән иде».