Татар эстрадасы җырчысы Диләрә Илалетдиновадан юка коймак рецептын тәкъдим итәбез.
Коймак юка һәм челтәрле булсын өчен камыр бик сыек булырга, ә ингредиентлар бүлмә температурасында булырга тиеш.
Ингредиентлар: 3 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы тоз, 1 стакан сөт, 1 стакан он. Бер масса булганчы яхшылап болгатырга. Аннары 1 стакан яңа гына кайнап чыккан су һәм 3 аш кашыгы үсемлек мае салырга.
Коры табада ике ягын да кыздырырга.
Чәйләрегез тәмле булсын!