Бүген Керчь бугазында «Волгонефть-212» һәм «Волгонефть-239» танкерлары һәлакәткә юлыккан. 7 баллы давыл вакытында бер танкерның борыны сына һәм ул диңгез агымы белән йөзеп китә. Анда 13 кеше булган. Давыл булу сәбәпле, аларны тиз генә коткара алмыйлар. «Меркурий» дигән буксир ярдәмгә килеп, 12 кешене коткарганнар, алар госпитализацияләнгән, берсе һәлак булган. «Туапсе» дигән буксирны да җибәрәләр, әмма ул, сай булу сәбәпле, якын килә алмый.
«Волгонефть-239» судносында 14 кеше булган. Ул диңгездән 82 км ераклыкта төпкә утыра.