«Хозур» нәшрияты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләр турында аңлаталар.
Ир кеше хатынына нәрсә тиеш?
Бүгенге көндә яшьләр зур акчалар туздырып никах укыталар һәм ярты елдан «Аерылышабыз!» дип дулап йөри башлыйлар. Кызганычка, бу күренеш мөселманнар арасында да нык таралган. «Син миңа моны тиеш, мин сиңа тиеш түгел»не бик яхшы беләләр, ә менә вазифаларын белмиләр.
Ирнең һәм хатын-кызның бер-беренә карата нинди вазифалары бар соң?