«Алтаң» мәчете телеграм-каналында «Әхлак дәресләре»ндә телне саклау турында аңлаттылар.
Пәйгамбәребез: «Кем Аллаһыга һәм илчесенә иман китерсә, яки хәерле сүз сөйләсен, яки дәшмәсен», – дигән (Бохари, Мөслим китапларында).
Үзенең теленә хуҗа була белмәгән кеше күркәм әхлак иясе була алмый. Галимнәребез бу хакта шундый хикмәтле сүз әйткәннәр: «Авыз эчендәге сүзгә син хуҗа, авызыңнан чыккан сүз – сиңа хуҗа».
Шуңа күрә, акыл иясе сүзенә хуҗалыкны тапшырыр алдыннан кат-кат фикерләргә тиеш.