Аш-су блогеры Гөлнара Габдуллинаның ире чираттагы ялга кайткан. Самат – хәрби фельдшер, ул махсус операция башлану белән үк хезмәткә киткән иде.
Гөлнара сәхифәсендә тормыш иптәшенең кызы белән очрашуы мизгеле белән бүлешкән. Видеоны 2 сәгатьтә 4 меңнән артык кеше карап өлгергән.
«Әлхәмдүлилләһ! Әтисе безгә сюрприз ясады. Аның кайтачагын белмәдек. Әмма аның кайтканын төшемдә күргән идем. «Балаларга уенчыклар җибәргән идем, чык әле, имза куярга кирәк», – дип шалтыратты ул. Чыксам...