«Ана кайгысы», «Гомерлеккә яраттым», «Өметеңне өзмә», «Томаннарда калма!» һәм башка бик күп җырлар авторы Ирек Габдрахманов вафат булган. Бу хакта «Кызыл таң» газетасы яза.
Ул Башкортстанның Бүздәк районында туып үскән, шунда яшәгән. Берничә ел элек ул башта – Франциягә, аннан Германиягә күченеп китә.
Ул чит илдә дә җырлар иҗат итә. «Кызыл таң» язуынча, 350дән 160 килограммга кадәр ябыга, туган ягына кайтырга ашкына. Зур гәүдәсенә кием юнәтү авыр булгач, ул үз вакытында «Кызыл таң» газетасына да мөрәҗәгать иткән була...