Татар эстрасы җырчысы Илшат Вәлиев социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Көт, әнкәй» җырын тәкъдим итте.
Җырның сүзләрен Сания Әхмәтҗанова, ә көен Айдар Тимербаев иҗат иткән.
«Бу җыр концертта барлык тамашачыны елатты. Тамашачы гына түгел, үземнең дә тамакка төер тыгылып, җырлавымнан чак туктап калмадым. Ә видеосы – иҗади клип түгел, ә бары тик интернет челтәреннән алынган гади кеше язмышлары. Барысы да тормыштан, бүгенге дөнья хәлләреннән. Кем уйлаган шушындый гади, бер таныш булмаган...