Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең икенче сабыйларын көтүләре турында язган идек. Бүген Гүзәлем озак саклаган серен чиште. Алар 21 июльдә үк гендер-пати үткәргән булган.
Видеоларда күренгәнчә, иҗади гаиләнең гендер-пати бәйрәменә иң якыннары җыйналган. Күпчелек малай өчен тавыш бирә, чөнки Гүзәлем белән Салаватның Мәдинә исемле кызлары бар инде.
Салават Миңнехановның күптәнге хыялы чынга ашкан.