Соңгы вакытта яңадан-яңа бәйрәмнәр барлыкка килеп кенә тора. Шундыйларның берсе – берничә ел элек кенә искә алына башлаган Халыкара уллар көне. Ул бүген – 22 ноябрь көнне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан, Салават Фәтхетдиновның килене Рузия сторисларына улы Дамир белән видео урнаштырган. «Уллар көне белән, кадерле улым», – дип яза ул анда. Кечкенә Дамир әтисе Рөстәм белән балалар мәйданчыгында уйнап йөри. Әле сөйләшә белми, әмма әтисенең әнисенә «сәлам» әйтергә кушканнын бик тиз генә аңлап алып, тырышып-тырышып кул болгый.