«Шот» косметологлар кертеп маташкан яңа тренд турында яза – аны «кәҗә ияге» – «козьи подбородки» дип атыйлар. Ияккә филлер, ягъни хирургиясез генә форманы үзгәртә торган инъекцион препарат кадыйлар да, ияк очланып, ачык симметрияле булып кала. «Кәҗә ияген» икенче төрле «үтүк ияк» дип тә атыйлар – ияк үтүк очы кебек очланып тора бит.
Дмитрий Маликовның кызы – блогер, модель Стефанияне шулай эшләгән дип фаразлыйлар. Моны инде «мода башланды» дип тә әйтергә була.
Соңгы айларда аны ясатучылар артканнан-арта бара икән.