Марат Яруллинның Төмәндәге концертында шаккатмалы хәл булган. Җырчыларның концертларында яшь парларның кавышуы – гадәти күренеш, халык моңа ияләнгән. Рәхәтләнеп алкышлыйлар да егет белән кызны, бәхет теләп, кире залга озаталар. Ә мондагы мәхәббәт тарихы бөтенләй көтелмәгән борылыш ала. Тамашаның нәкъ кызган мизгелендә сәхнәгә бер кыз менә һәм егетенә тәкъдим ясыйсы килүен әйтә.
Марат Яруллин мондый кыюлыктан үзе дә шок хәлендә кала. «Алай да буламыни? Ә ул үзе «тормоз» что ли?» – дип, кызның егетен дә сәхнәгә чакырып менгерә.