Гүзәл Уразованың «Күрешмәбез бүтән» дигән җыры барлык музыкаль мәйданчыкларга чыкты. «Үкенерлек аерылышулар булмасын», – дип тели җырчы.
Яңа җырның авторлары – Айгөл Вәлиуллина һәм Риназ Фазлыйәхмәтов.
«Мине син күрмәсәң, хәтта ишетмәсәң,
Уйламасаң мине беркайчан.
Узар бик күп еллар, истә калыр язлар,
Синең күзләр елмаер уйчан.
Онытырсың тавышым, һәр сулар сулышым,
Йөрәгеңдә калыр тирән эзләр.
Тоймассың хисләрне, үрелгән чәчләрне,
...