Күптән түгел генә җырчы Рәфинә Ганиуллинаның озак вакытлар аралашмаган кече сеңелләре Гөлсу һәм Илсөя (Аиша) белән дуслашулары турында язган идек. Биш бертуган Ганиуллиналарның үзара мөнәсәбәтләре моннан берничә ел элек какшаган иде. Гөлсу белән Илсөя апалары белән аралашмыйча яшәделәр, әниләре Зөлфия ханым белән генә элемтәдә тордылар.
Рәфинә Ганиуллина һәр интервьюсында бу хәлгә үзенең борчылуын белдереп килде, кайчан да булса дуслашырбыз, дип өметләнде. Бүгенге көндә 5 кыз – барысы бергә, гел очрашып, күрешеп торалар.