Башкортстанның Кушнаренко районы Якуп авылы зиратында төнлә бер кабердә ут күренә, дип хәбәр иттеләр. Бу хакта «Интертат»ка шул авылда яшәүче Илшат Миргалиев хәбәр итте.
«Иртәнге намазга тәһарәт алырга торганда күреп алдым», – диде ул.
Бик ышандырып та бетмәгән хәбәр турында төпченеп сораштырдык.
Ул кичә кич кенә Уфадан эштән кайткан булган – ул чагында берни дә күрмәгән. Тәрәзәдән ул аны фото-видеога да төшереп алган. Күрсәтүне сорагач, телефонын видеоязма режимына куеп, безгә дә күрсәтте.