Бүгенге көндә Америкада яшәүче татар җырчысы Гөлназ Батталованың «Первый канал» сәхнәсеннән төшкәндә егылып, аягын авырттырганы булган. Бу хакта ул үзенең сәхифәсен карап баручы дусларына сторисларында сөйли. Җырчы тормышында булган кызыклы хәлләрне видеога яздырып, үзенең истәлек китабына туплап бара икән. Гөлназ бу видеодәфтәрне үскәч кызына күрсәтмәкче.
Әлеге хәл җырчы үзен «Голос» проектында сынап карарга килгәч була.
«Бу «Голос» тапшыруының икенче сезоны иде. «Как прекрасен этот мир» җырын үз манерамда башкарам.