Җырчы Азат Фазлыевның концертта аягын сындыруы хакында хәбәр иткән идек. Җырчы концертларын да туктатырга мәҗбүр булды. Ул хәзер үзенең күп вакытын гаиләсе һәм балалары белән үткәрә. Өстәвенә, бу арада җырчыга аш булмәсендә дә үзенә генә хуҗа булырга туры килә, чөнки хатыны Алсу Фазлыева Гомрә хаҗына киткән.
Азатның хәлен белешүчеләр, аягы төзәләме икәнне сорап язучылар бик күп икән. Җырчы иҗатын яратучыларга болай дип җавап биргән:
«Ничек синең хәлләрең, дип сорыйлар... Минем инде диван беренче урында тора...