Декабрьдә пенсионерларның кайсыберләре 2 тапкыр пенсия алачак. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Гыйнварның беренче көннәрендә пенсия алачак кешеләргә декабрьдә 2 пенсия була. Гыйнвар өчен пенсия, 2025 елда индексацияне исәпкә алып, арттырылган күләмдә биреләчәк. Бу – озын Яңа ел каникуллары булу сәбәпле шулай килеп чыга. Чөнки ул көннәрдә почта бүлекчәләре эшләми.
Пенсия пенсионерларның барлык категорияләре өчен дә, шул исәптән эшләүчеләр өчен дә арта. Гыйнварда эшләүче гражданнар да...