Айгөл Бариеваның тормыш иптәше Линарны югалтканына 2 елдан артык вакыт үтте. Аның сүзләренчә, тормышта аерылмас пар канат булган ире күкләрдән дә үзенең янәшәдә булуын төрле билгеләр аша сиздереп тора икән. Җырчының бу хакта берничә тапкыр сөйләгәне булды. Шушы көннәрдә, үзләре өчен истәлекле булган датада, Айгөл Бариеваны гаҗәпкә калдырган тагын бер күренеш булган.
Бу – могҗиза, дуслар. Сезнең белән бүлешмичә кала алмыйм. Гадәттә, мин бу вакытта йоклыйм инде. Ә бүген Линарга багышланган әлеге җырымны карап утырам.