Теләче судында Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Алмаз Борһанов эше карала. Гаепләү ягы аны 6 тапкыр ришвәт алуда гаепли һәм 10 елга рәшәткә артына утыртырга, 2 миллион сум штраф салырга, бөтен дәрәҗәләреннән мәхрүм итәргә тели, дип яза «Реальное время». Шулай ук аның бөтен ришвәтләрен – барлыгы 610 мең сумны конфискацияләргә телиләр.
Борһанов 2022 елның октябрендә – өлешчә мобилизация башланган көннәрдә кулга алынды. Ул хәрби хезмәткә барырга теләмәүчеләрне алып калуда гаепләнә.