Бүген кабат илдә мәктәп фаҗигасе. Чиләбенең 68 нче коррекцион мәктәбенә иртәнге сәгать 9 тулганда биология дәресенә 7 нче сыйныф укучысы Р. килеп кереп, чүкеч һәм пычак белән һөҗүм итә башлый. Рюкзагында пистолет муляжы да булган.
Барлыгы 4 укучы һәм бер укытучы зыян күрә. Мәктәпнең ишек төбендә пенсионер каравылчы утырган. Ул куркыныч булуы турында хәбәр бирә торган тревога төймәсенә дә вакытында басмаган, чөнки металлодетектор рамкалары эшләмәгән, укучы да аңа шикле тоелмаган.
Биология укытучысы Нина Шошина әйтүенчә...