Блогер Айназ Габидуллина хәзерге заманда актуаль темаларның берсе «әле үземне тапмадым» һәм «кризис» темасына видео төшергән. Ул аны авыл апае Мөнирә образында язылучыларына җиткерә.
– Исән-саулармы сез, җәмәгать? Иптәшләр, шуны аңлатыгыз әле миңа. 30га җиткән, чәче-сакалы агара башлаган яшьләр. Яшьләр категориясенә керә бит инде, мин моны беләм. Нигә нормальный эшкә урнашмыйсың? Нигә өйләнмисең? Нигә кияүгә чыкмыйсың? Нигә бала тапмыйсың? Нишләп шундыйрак белем алып карамыйсың, моның белән генә чикләнәсең?