Җырчы Ильвинаның яраткан эте Тедди үлде. Җырчы этенең җитди авыруы булуын һәм хушлашу көннәре якынайганын авыр кичерде.
Җырчы шушы көннәрдә Теддиның матур киемнәрен, йокы келәмен, ашамлыгын һәм эт үлеменнән соң «доставка» белән китерелгән ризыкларын (җырчы дүрт аяклы дусты яшәр дип өметләнеп заказ биргән булган) җыеп, этләр приютына илтеп бирде.
«Гүзәл янына килдем. Ул үз ишегалдында приют тота. 3 ел элек Теддины аннан алган идем. Аның биредә анасы Нона яши. Яратып тәрбияләгәне өчен Гүзәлгә рәхмәт.