Баш редактор өстәлдәге пультның кнопкасына басып сорап куйды:
– Күгәрченем, керт әле шул «Аккош» газетасы журналисты белән миңа 2 чокыр кофе!
Массакүләм чараларыннан килгән кыз урнашкан тынлыктан файдаланып алды. Блокнотына карап, бирәсе сорауларын барлады, диктофонын әңгәмәдәше янына этеп кую өчен креслосын күчерде.
Ишек кинәт ачылып китте, һәм аннан арты белән алга борылган – подносын ишеккә тидермәс өчен – сәркатип апа дисәң, картрак бугай, 80 яшьләр тирәсендәге әби килеп керде.