«Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексында яңа җиденче чакырылыш республика Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирү бюллетеньнәрен бастыру төгәлләнеп килә. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев нәшриятта булды һәм җитештерелә торган продукциянең сыйфатына шәхсән инанды.
Тавыш бирү көнендә татарстанлылар үз сайлау участокларында ике бюллетень алачак. Берсе – сәяси партияләр исемлеге белән бердәм сайлау округы буенча – ачык яшел төстәге рәсемле кәгазьдә булачак.