Июль башында Актаныш районының Такталачык белән Уразай авыллары арасындагы юл ремонтка ябылган. Бу ремонтны Такталачык халкы күптән көткән, тик ремонт белән бергә яңа авырлыклар да барлыкка килгән. Юл ремонтка ябылган, ә юл читеннән, басудан вакытлыча юл каралмаган. Бу – Актанышка бара торган туры юл, ягъни Такталачык халкы Уразай авылы аша Актанышка йөргән. Турыдан 15 километр тирәсе чыга, диләр. Хәзер исә авыл кешеләре Суыксу, Кормаш авыллары аша урап йөрергә мәҗбүр. Бу юл инде бер якка 50 километр чыга.