Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге «Авангард» корал җитештерү заводында шартлау булган, 3 эшче һәлак булган, дип хәбәр итә «Башинформ».
Гадәттән тыш хәл сәгать дүртләрдә булган. Завод бинасыннан төтен чыкканын күргәннәр.
Һәлак булган эшчеләр торбаларга демонтаж уздырган. Шартлау алар эшләгән бүлмәдә булган.
«Авангард» – илнең иң эре оборона предприятиеләренең берсе. Аңа 1943 елда нигез салынган. Ул залп белән ата торган системалар («Град» кебек) һәм боеприпаслар җитештерә.