Илдә Сабантуйлары гөрли. Инде алдан ук кайда, кайчан үткәреләчәге аерым карарлар белән билгеләнеп куелган иде.
Мәсәлән, Бурсыклар илендә июньнең беренче атнасы ял көнендә, Бүреләрдә – икенче атнадагы ялда, ә Төлкеләрдә – өченчесендә. Атларныкы – ай ахырындагы көннәрнең ялында. Шулай, җәнлек вә хайван халкы эшләп, димме, яшәпме арыгач – бәйрәм кирәк! Ашаласы – ашалган, урланасы – урланган, таланасы – таланган, бүленәсе – бүленгән. Артыгы читкә яшерелгән: кодаларга, балаларга язылган – акчалата, җирләтә, мөлкәтләтә.