Җырчы Руслан Кираметдинов «Идел» журналына биргән видеоәңгәмәдә элекке хатыны Ильмира Нәгыймова белән аерылышырбыз дип уйламавы, аңа ышанып яшәве хакында әйтеп үткән.
Гаилә корып яши башлагач, балалар да булгач, бөтен әйберне бергәләп эшлисең, бергәләп уйлыйсың. Әйе, кайвакыт фикерләр туры килми. Ләкин, минем уйлавымча, хатын-кыз барыбер сабыр итәргә тиеш. Булып чыкмый икән, соңрак булып чыгар. Ләкин кемгәдер мөрәҗәгать итеп, иреңнән читтә нидер эшләү була алмый.
Бөтен серләрне уртага салып сөйләшә идек, дисең.