Сиринә Зәйнетдинова яңа җырын тәкъдим итте. «Бер генәм» җыры – Эльмира Сөләйманова репертуарыннан.
«Җырны таныгансыздыр. Татар эстрадасында үз моңы белән урын алган Эльмира Сөләйманова репертуарыннан.
Чаллыга барган саен, мин аны искә алам, машинада җырларын тыңлап барабыз. Шулай берсендә Чаллыга автор-башкаручы Гүзәлия белән барырга туры килде. Гадәттәгечә, Эльмираның җырларын куеп, моңланып алдык. «Бер генәм» җыры башлангач, Гүзәлия: «Бу – минем җыр», – диде. Шул мизгелдә миңа Гүзәлия хәер-фатихасын биргән кебек булды.