Бүген, 30 июльдә, Казанда көчле, бозлы яңгыр явып узды. Башкала урамнарын су басты, кайбер урыннар ап-ак боз белән капланды, ауган агачлар машиналарга зыян салды.
«Маш иптәш» каналы шушы күренешләрне бер видео итеп туплаган.
Икенче бер канал су баскан Спартаковская урамын күрсәтә. Анда урамда кешеләргә басып торыр урын юк. «Кольцо» сәүдә үзәгенең 3 катын су баскан, диләр.
«Кар атышып уйныйбызмы?» – дип шаярта видеога төшерүче берәү. Алар бозларның зурлыгын күрсәтә.