Космос аша теләсә кайсы җисем белән сөйләшеп була торган әкәмәт телефон куелгач, иң беренче итеп, әбекәйгә шалтыратырга булдым:
– Әлү-әлү! Оҗмахмы бу? Бик әйбәт, туры килеп торуын әйт әле син аның... Борчуым өчен кичерегез мине, шунда, якын-тирәдә, минем әбекәй күренмиме? Тәбәнәк кенә буйлы, йомшак тавышлы... бик игелекле... Исеме дисезме? Җирдә чакта Фатыйма диләр иде аңа... Хәзер дә шулаймы? Алайса, бик хуш, трубканы аңа бирегезче? Кәүсәр суы алырга китте? Нәрсә-нәрсә?! Судан кайтып киләме?