Өлкән яшьтәге ханым олы оныгы Рәсимгә 12 яшь булуын әйтте (исеме этик сәбәпләр буенча үзгәртелде – искәрмә. ред.). Туганнан соң ук табиблар аңа берничә диагноз куйган, шул исәптән күрү проблемалары белән бәйле. Малай күзләренә берничә операция кичергән, алар авыру үсешен генә туктаткан. Баланың инвалидлыгы бар, ул начар күрүчеләр өчен махсус мәктәптә укый.
«Аның гаиләсе 56 нчы комплекста яши. Тик ял көннәрендә Рәсим минем янда 62 нче комплекста еш була, каникулларда озак кала. Минем ике оныгым бар...