Кичә блогер Олеся Лесная җырчы Рафис Кәлимуллин белән видеоинтервью яздырган иде. Рафис үзен кыю тотты, блогерның шактый уңайсыз һәм оялырга мәҗбүр итә торган сорауларына да җаваплар бирде. Видеога кайтавазлар да күп килгән.
«Дуслар, кичәге интервьюдан соң язучылар да, шалтыратучылар да булды. Әллә нинди сүзләр әйттеләр. Чынлап әйтәм, мин Иркәне артист буларак хөрмәт итәм. Без аның белән таныш түгел, мин аны турында берни дә әйтә алмыйм. Исәнләшү турында гына иде сүз. Китте малай, туктый да алмыйлар кайберләре.