Июль ае... Кызу, кояш кыздыра, күп кеше су коена, ял итәләр... Ә бу вакытта кырда эшнең кайнаган чагы. Сүзем – кызуга, җәйгә, ялга карамыйча эшләгән Илсур Зарипов турында. Актаныш районының Яңа Кормаш авылы егете ул. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән мәкаль сирәк кешеләргә туры килә, шуларның берсе – Илсур Зарипов. Ни өчен дип сорыйсызмы? Илсур Илсаф улы Зарипов – комбайнда, тракторда эшли, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, шиномонтажда эшли, автомобильләрне һәм көнкүреш техникасын ремонтлый, балта остасы, ә буш вакытын сәхнәдә үткәрә.