Баланың башы чыннан да авырта аламы?
Балада баш авыртулары булырга мөмкин, ул үзе генә дә яки ниндидер авыру нәтиҗәсе дә булырга мөмкин. Табиблар әйтүенчә, балаларда күпчелек очракта беренче төр очрый.
«Шуны аңларга кирәк: бала үзендә ниндидер дискомфорт сизгән очракта да, моны авырту дип аңлатырга мөмкин. Үзен бик үк яхшы хис итмәгән кечкенә баланы берникадәр вакыт күзәтеп торсаң, аның эче яки башы авыртуың аңлыйсың. Балалар 3-4 яшьтән башлары авыртуын әйтә ала, ягъни авыртуны локальләштерә ала»...