19 июль кичендә Казан үзәгендә бушлай әдәби экскурсия үткәрелде. «1930 елларның әдәби Казаны» сәяхәтен Бөтендөнья татар яшьләре форумының «Ачык университет» проекты Татарстан Милли музее һәм «Татар китабы йорты» белән берлектә үткәрде. Экскурсияне «Татар китабы йорты» мөдире Айдар Шәйхин алып барды.
Экскурсиягә килүчеләр Галимҗан Ибраһимов, Шамил Усманов, Фәхри Әсгать, Һади Такташ, Муса Җәлил, Гомәр Гали, Кави Нәҗми, Абдулла Алиш, Ибраһим Гази, Габдулла Тукай, Шәриф Камал яшәгән яки эшләгән биналар белән танышты.