ВКонтакте төркемендә артистлар турындагы 95 мең язылучысы булган бер төркем Вадим Захаров турында коточкыч хәбәр тараткан. Бу ялган сүзләр Вадимның үзенә үк барып ирешкән. Төркем хуҗалары үзләренең группасына кешеләрне ялган үлем хәбәре белән җәлеп итмәкче булган.
«Кичә интернет челтәрендә шундый язма таралган. Вадим Захаровның кайгысын уртаклашабыз, дип. Миңа үземә дә килде. Ватсапта шундый язу йөргән.
Ринат Рахматуллин шалтырата: «Вадим кайгыңны уртаклашам, брат», – ди. «Нинди кайгы?