Чаллыда махсус операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Бүләкләүгә һәлак булганнарның туганнары тулы гаиләләре белән килгән.
Абыебызның кызын якын итеп килдек. Аңа бүген Жуков медале һәм әтисе Рәис Шиһаповның «Батырлык» орденын тапшырачаклар. Безнең гаиләбез зур – 4 малай һәм 1 кыз. Зур абыебыз инде исән түгел, әфганчы иде. Махсус хәрби операциядә бер абыебызны югалттык, тагын берсе сугыша.