Җәйге эссе көннәрдә «суынып китү» өчен салкын карбыз ашау – киң таралган күренеш. Июнь айларында ук карбызны кибет киштәләрендә күреп була.
Карбызның җылы якларда «шаулап» үсә икәне көн кебек ачык, әмма безнең төбәктә да әлеге җимешне үстерергә батырчылык иткән кешеләр бар. Шуларның берсе – Тәтеш районы Кече Әтрәч авылында яшәүче Фәнис Гыйниятов карбыз үстерү турында сөйләп китте:
Күптән карбыз үстереп карыйсым килә иде инде. Безнең һава шартлары белән әллә ни әйбәт уңыш та көтмәдем, әмма өмет бар иде.