Гөлүс Хәбибрахманов «Синең җырларыңда» дигән җырына 90нчы еллар рухында клип төшергән. Клипта узган елны бик популяр булган «Слово пацана» сериалы мотивлары сизелә. Шулай да Гөлүс мондый клип төшерү идеясе күптән булуын әйтте. «Мин ул чорга – бандитлык заманына эләктем. Андый бәрелешләрдә дә катнашканым булды. «Слово пацана»га катышы юк. Үзем күргәннәрдән чыгып эшләдек», – диде ул.
Клипта төп рольне җырчы Игорь Дмитриев уйнаган. Ул – җырның көй авторы да. Сценарий буенча ул яшьлек ялгышлыгы аркасында сөйгән кызын югалта.