ТНВ каналында озак еллар эшләгән 51 яшьлек Ләйсән Бәдретдинова вафат булган. Ләйсән кияүгә чыгып, Төркиядә яшәгән, дип яза «Ватаным Татарстан».
– Ләйсәннең беренче никахтан туган кызы Зөһрә кияүдә инде. Соңлап кына тапкан игезәк сабыйлары Хәсән белән Зәйнәпкә 16 шар гына яшь әле. Ул бик ачык күңелле кеше иде. Иртәнге тапшыруда эшләде. Кайткан саен ТНВга килер иде. Кызганыч, авырып киткән. Шулай да, Казанга кайтырга көч тапкан. Монда кайтуга комага киткән, – ди «Манзара» тапшыруы алып баручысы Ләйсән Хөснуллина.